Как принять Ислам

Муфтия Гайнутдина поздравил с 30-летием служения в Московской Соборной мечети Глава мусульманской общины Финляндии

Н
01.01.2018
dumrf.ru
Муфтия Гайнутдина поздравил с 30-летием служения в Московской Соборной мечети Глава мусульманской общины Финляндии

Поздравление Председателя мусульманской общины Финляндии Атика Али муфтию шейху Равилю Гайнутдину в связи с 30-летием служения в Московской Соборной мечети:

Хөрмәтле Русия мөфтиләре шурасы рәисе, 

мөфти, шәех Равил Гайнутдин әфәнде!


Агымдагы елны Сезнең Мәскәү шәхәрендә дини хезмәтегез бaшлaнугa 30 эл тулды. Шул дәвер эчендә Сез зур уңышлaргa ирештегез. Сезнең идaрәгез aстындa дистәләгән имaмнaр, укытучылaр әзерләнде, Мәскәү һәм Русиянең бaшкa төбәкләрендә мәчетләр төзелде, Мәскәү Ислaм институты булдырылды, йөзәрләгән китaплaр бaсылды, югaры дәрәҗәдә кoнференсияләр үткәрелде, Мәскәү Җәмиг мәчетенең зурaйту эшләре булдырылды. Мөселмaн җәмәгaтчелеге һәм Русия хoкумәте aрaсы мөнәсәбәтләрендә Сез мөхим рoл уйныйсыз.

Сезне һәм гаиләгезне Финляндиядә яшәгән бөтен татар мөселман кардәшләрегез исеменнән чын ихлас күңелемнән Яңа милади ел уңае белән котлыйм.

Үзегезгә, гаиләгезгә, кардәшләрегезгә һәм бөтен мәхәлләгезгә Җәнәби Хак исәнлек, саулык, иминлек, бәхет, сәгадәт бирсә иде, изге максатларыгызга ирешергә насыйп вә мөяссәр кылса иде.

Аллаһ тәгалә сезгә хәер әҗерен бирсен,

Атик Али,
Финляндия Ислам җәмәгате рәисе,
Финляндия Mөселманнар Челтәре җитәкчесе,
Финляндия Диннәр арасындагы Милли кооперация форумы рәисе уринбасары,
Финляндия Диннәр җитәкчеләре шурасы әгъзаcы,
»Кешелек хокуклары Финляндиянең тышкы эшләр сәясәтендә» Челтәре әгъзаcы

Садака, на развитие сайта: